Күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен бушлай йөрү: кемгә ташлама каралган?

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Ведомствога балалары мәктәпне тәмамлаганнан соң көллиятләрдә һәм техникумнарда укуларын дәвам иткән ата-аналарның мөрәҗәгатьләре ешайды.


Ташламага кемнең хокукы бар?
Татарстанда күп балалы гаиләләрдәге балаларга җәмәгать транспортында йөрү өчен ай саен субсидия бирелә. 2026 елда аның күләме 400 сум тәшкил итә. Акчалар балаларның бердәм айлык социаль йөртү билетына-транспорт картасына күчерелә.
Ташламага өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрдәге балалар, тәрбиягә алынганнарын да кертеп, өлкән баласына 18 яшь тулганчы хокуклы. Әгәр ул көндезге укуын дәвам итсә, ярдәм чаралары укуны тәмамлаганчы, әмма 23 яшькә җиткәнчегә кадәр саклана.


Көллият һәм техникум студентларына ташлама кагыламы?
Юк. Министрлык аңлатканча, балалар өчен социаль транспорт картасын рәсмиләштерүгә субсидия гомуми белем бирү оешмаларында, ягъни мәктәпләрдә белем алучы күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен каралган.
Урта һөнәри белем алучы көллият һәм техникум студентларына әлеге ярдәм чарасы кагылмый.
Шул ук вакытта ике төшенчәне аеру мөһим: 23 яшькә кадәрге өлкән баланың көндезге белем алу чорына күпбалалы гаилә статусын саклау һәм конкрет баланың ташламалы йөрү хокукы. Бу бер үк нәрсә түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International