1 октябрьгә кадәр СХҖ натураль рәвештә алуга гаризаны бирергә өлгер

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (СХҖ) натураль формада алу мөмкинлеге турында искә төшерә: түләүсез дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, шифаханәләрдә түләүсез дәвалану, дәвалану урынына кадәр бару һәм кире кайту өчен түләү.

Федераль ташламага ия булучылар исәбенә инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, блокададагы Ленинград халкы, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары керә.

Натураль рәвештә СХҖ ташламага ия булганнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә бирелә.

Акча эквиваленты зурлыгы натураль хезмәтнең дә нәкъ менә шушы суммага күрсәтелүен аңлатмый. Дарулар, юллама һәм юл йөрү ташламага ия булган кешегә тиешле күләмдә бушлай бирелә. Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алыштырганда алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк (1 405,85 сум — дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен; 217,48 сум — төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен); 201,92 сум — шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына һәм кире шәһәрара транспортта бушлай йөргән өчен).

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында ярдәмнең иң ышанычлы һәм ихтыяҗлы варианты булып кала. Вакыт белән тикшерелгән әлеге система гражданнарның әлеге категориясенә дарулар белән тәэмин ителешне гарантияли», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елның 7 аенда Татарстанда инде 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2027 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International