Алексеевск районында яшәүчеләр торак-коммуналь хуҗалык тарифлары буенча бушлай консультация ала алачак

2026 елның 13 сентябре, якшәмбе

24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләргә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу мәсьәләләре буенча гражданнарны дистанцион кабул итәчәк.

Социаль яктан якланмаган һәм аз керемле авыл халкы, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гражданнар хокукый ярдәм алачак. Дәүләт комитеты белгечләре катнашучыларга коммуналь хезмәтләргә тарифлар һәм аларны дәүләт тарафыннан җайга салуга бәйле мәсьәләләр буенча киңәшләр бирәчәк.

Кабул итү 2026 елның 24 сентябрендә 14:00 сәгатьтә видеоконференция форматында узачак.

Катнашу өчен ВКС ка сылтама буенча кушылырга кирәк:

https://goskomitet.ktalk.ru/ambn2t8p7snb

Дистанцион кабул итү 2022-2028 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International