Бу хакта «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә искә төшерәләр.
Профилактик визит — профилактик чараның бер төре, аның барышында инспектор эшмәкәргә аның эшчәнлегенә карата мәҗбүри таләпләр, шулай ук контроль чараларны үткәрү төрләре һәм нигезләре турында хәбәр итә. Мондый формат мөмкин булган хокук бозуларны алар штраф санкцияләренә китергәнче ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә.
Эшмәкәрләргә уңайлы булсын өчен бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (дәүләт хезмәтләре порталында) профилактик визитларны бәяләү функционалы гамәлгә ашырылган. Үткәрелгән чараның сыйфатын бәяләргә һәм кире элемтәне шәхси кабинетта калдырырга мөмкин.
Моннан тыш, порталда monitoring.gov.ru профилактик визитларны бәяләү функционалы буенча инструкцияле тарату листовкалары макеты урнаштырылган. Аның белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://monitoring.gov.ru/prevention.
Республиканың контроль органнары эшмәкәрләрне һәркем файдалана алырлык цифрлы сервислардан активрак файдаланырга өнди-бу күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлекне ачык һәм уңайлырак итәргә ярдәм итә.