Җирлек башлыгы Гөлнар Кыямова эш йомгаклары һәм территориядә булган төп үзгәрешләр турында сөйләде. Гамәлгә ашырылган проектлар һәм әле хәл ителәсе мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Район башлыгы Сергей Демидов үз чыгышында Алексеевск районының соңгы биш елдагы үсешенә йомгак ясады, башкарылган эшләр һәм алдагы бурычлар турында сөйләде.
МХО да катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында аерым сөйләштеләр. Сергей Демидов халыкка битараф булмаганнары һәм безнең сугышчыларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Ахырда барысын да 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашырга чакырды. Сайлау участокларына килергә һәм үзең теләгәнне сайларга кирәк.