Алексеевск районында яшәүчеләр медицина хезмәтләренең сыйфатын бәяли алалар

2026 елның 8 сентябре, сишәмбе

Үз бәяләмәгезне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Табибка язылу» сервисын кулланганда калдырырга мөмкин.

Хезмәтне алганнан соң пациентка аның сыйфатын биш баллы шкала буенча бәяләргә тәкъдим ителә. Әгәр биш баллдан түбәнрәк бәя бирелсә, бер яки берничә сәбәп күрсәтергә мөмкин: чиратта озак көтү, табибның мөнәсәбәте, регистратура һәм шәфкать туташларының эше яки учреждениедә санитария шартлары.

Алынган бәяләр медицина оешмаларының эш сыйфатын анализлау өчен файдаланыла. Мондый кире элемтә игътибар таләп итә торган мәсьәләләрне ачыкларга һәм пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

2026 елның августында Татарстан халкы медицина хезмәтләрен 12 479 тапкыр бәяләү мөмкинлегеннән файдаланган. Уртача бәя 3,9 балл тәшкил итте. Чагыштыру өчен, узган елның августында 31 меңнән артык бәя калдырылган.

Алексеевск районында яшәүчеләрне сервистан активрак файдаланырга һәм алынган медицина ярдәме сыйфаты турында үз фикерләре белән уртаклашырга чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International