2026 елның 19 февраленнән 26 мартына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Алексеевск районында, телевизион сигнал кабул итү сыйфатының вакытлыча начараюы ихтимал. Бу хакта «Космик элемтә» ФДУП хәбәр итә.
Сәбәбе — язгы кояш интерференциясе дип йөртелә торган табигый күренеш,бу күренештә Кояштан нурланыш алган радиодулкыннар элемтә иярченнәреннән сигналлар кабул иткәндә комачаулыклар тудырырга мөмкин. Бу Кояш, иярчен һәм җир кабул итү станциясе берничә минутка бер линиядә тезелгәндә була.
Ихтимал өзеклекләр көн саен 11:58 дән 13:04 кә кадәр вакыт интервалында күзәтелергә мөмкин. Тоткарлыкларның дәвамлылыгы-берничә секундтан биш минутка кадәр. Аерым очракларда сурәтнең кыска вакытлы «туктап калуы», аның пиксельләргә таркалуы яки сигналның тулысынча юкка чыгуы мөмкин.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы мәгълүматы буенча, цифрлы эфир телевидениесен кулланучыларның күбесе үзгәрешләрне күрмәячәк. Шул ук вакытта кояш интерференциясе нәтиҗәләрен киметү өчен оператив резерв — иярчен һәм җир өсте элемтә каналлары кулланылачак, бу телерадиоканалларны өзлексез трансляцияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Район халкын мөмкин булган вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карауларын сорыйлар. Бу күренеш кыска вакытлы характерда була һәм кабул итү җайланмасының төзек булмавы белән бәйле түгел.