Иртәдән үк кар туктаусыз диярлек ява, 15 м/с тизлектәге көчле җил хәлне тагында катлауландыра. Район үзәген чистартуда 13 берәмлек махсуслаштырылган техника эшли, өстәмә рәвештә кулдан чистарту хезмәте оештырылган.
Барлык хезмәтләр дә урамнарда һәм юлларда йөрүне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен өзлексез режимда эшли.
Район башлыгы Сергей Демидов халыкка мондый һава торышында сабырлык күрсәтеп юлга барудан тыелуны сорап мөрәҗәгать итте.