Районның торак пунктларында укучылар өлкәннәргә һәм ялгыз яшәүчеләргә кар чистартуда ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Ачык мисаллар
Урта Тигәнәледә балалар педагогик хезмәт ветераны Зәмзәмия Зәки кызы Сәхауовага ярдәмгә чыктылар-ишегалдын һәм йорт яны территориясен тәртипкә китерделәр.
Алексеевскиның 1нче мәктәбе укучылары ялгыз яшәүче Нина Васильевна Харитонованың ишегалдын чистарттылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә игътибарсыз калмый-мәктәп укучылары шулай ук аларга кышкы чорда кардан арынырга ярдәм итәләр.
Балаларга, педагогларга һәм мондый инициативаларны хуплаучыларга рәхмәт белдерәбез.