Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте пайчылары җыелышында елга йомгак ясалды

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Алексеевск районында район кулланучылар җәмгыяте пайчыларының традицион җыелышы узды, анда предприятиенең 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясалды.

Җыелышта район башлыгы Сергей Демидов,Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары Ренат Роберт улы Бикбов, предприятие хезмәткәрләре катнашты.

Доклад белән Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин чыгыш ясады. Ел йомгаклары буенча предприятие эшчәнлегенең гомуми күләме 763 миллион сум тәшкил иткән, бу алдагы ел күрсәткечләреннән дә артыграк. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 21 миллион сумнан артык салым һәм җыемнар күчерелгән.

2025 елда матди-техник базаны ныгытуга зур игътибар бирелгән. Төп средстволарны модернизацияләүгә, ремонт ясауга, сәүдә һәм җитештерү җиһазлары, шулай ук транспорт сатып алуга 11 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән. Эш сәүдә челтәрендә дә, шулай ук әзерләү һәм җитештерү эшчәнлеге объектларында да алып барылган.

Җыелышта шулай ук агымдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләнде — җәмәгать туклануы өлкәсен үстерү, үз продукциясе ассортиментын киңәйтү, хезмәткә түләү дәрәҗәсен күтәрү һәм кадрлар мәсьәләләрен хәл итү.

Фикер алышу йомгаклары буенча Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте эше тотрыклы дип табылды. Предприятие мөһим социаль функцияне үтәвен дәвам итә, район халкын беренчел кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итә, бигрәк тә авыл җирендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International