«Татарстан Республикасында ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы башланды

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында уза һәм «Тәрбия — белем»девизы астында үткәрелә.

22 гыйнварда Алабуга шәһәрендә безнең районны тәкъдим иттеләр:
Егорова Олеся Дмитриевна, Ромодан урта мәктәбенең физика укытучысы («Ел укытучысы» номинациясе),
Баландова Екатерина Александровна, Алексеевскиның 2 нче урта мәктәбенең физика укытучысы.

 Педагоглар «Дәрес» һәм «Педагогик интервью»конкурс сынауларында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Укытучыларны оештыру-методик ярдәм күрсәткән остазлар озата йөрде.

Катнашучыларның эшенә компетентлы жюри бәя бирде, аның составына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре, шулай ук узган еллардагы «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар керде.

Зона этабы 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Рейтинг йомгаклары буенча иң яхшы катнашучылар конкурсның төбәк этабында үз районнарын тәкъдим итү хокукына ия булачак.

Педагогларыбызга иҗади уңышлар һәм яңа һөнәри җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International