2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалы 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә бердәм пособие алган. РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 26 млрд сумнан артык акча җибәрде.
Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның берсенә (уллыкка алучыларга, опекуннарга / попечительләргә) бирелә һәм кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә.
2026 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә бер кешегә айлык кереме җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук исәпләү чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме кимендә 8 МРОТ тәшкил иткән гаиләләр түләү алуга хокуклы.