Татарстанда һава температурасының сизелерлек түбәнәюе көтелә

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, 2026 елның 22 гыйнварыннан 26 гыйнварына кадәр төбәк территориясендә һава температурасының сизелерлек түбәнәюе фаразлана.

«Татарстан Республикасы ГМҮИ» ФДБУ хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә синоптик вәзгыять үзгәрәчәк: уртача салкын һава торышын Себер антициклонының аз болытлы сырты алмаштырачак, ул республикага каты салкыннар китерәчәк.

22 гыйнварда төнлә һәм иртән бераз кар явуы ихтимал, көндез явым — төшемсез. Һава температурасы төнлә -14° -19°, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -23°, көндез -10° -15°, республиканың төньягында һәм көнчыгышында -20 °  ка кадәр төшәчәк.

23 гыйнварда төнлә термометр баганалары -21...-26°, республиканың көнчыгышында һәм түбән районнарда -32°, көндез -17° -22°, урыны белән -25 ° ка кадәр төшәчәк.

24-25 гыйнварда төнге салкыннар -25...-30°, урыны белән -35° ка кадәр көчәячәк, көндез температура -18...-24°дан артмаячак. 26 гыйнварда коры салкын һава торышы сакланачак: төнлә -23° -28°, урыны белән -32°, көндез -12 ° -17°. 

23-26 гыйнвар көннәрендә уртача температура климатик нормадан 10-15 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

Фаразланган температура түбәнәюгә бәйле рәвештә халык арасында туңу һәм өшү, шулай ук техноген янгыннар, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында аварияләр, сөрем газы белән агулану куркынычы арта.

Халыкка куркынычсызлык чараларын үтәргә, суыкта озак торуны чикләргә, җылы киенергә, җылыту приборларын һәм газ җиһазларын кулланганда игътибарлы булырга киңәш ителә. Ашыгыч хәлләрдә 112 һәм 101 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International