Җирлек башлыгы Ирина Чекалина үткән чордагы эшләр турында җентекләп хисап тотты. Бюджет үтәлеше, милек салымнарын җыю, үзара салым программасын гамәлгә ашыру, җирлекнең республика һәм федераль проектларда катнашуы турында фикер алыштылар.
Биш ел эчендә җирлек үсешенә 39 миллион сумнан артык акча тотылган. Су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау һәм вак таш җәю, территорияләрне төзекләндерү эшләре башкарылды, техника һәм җайланмалар сатып алынган. Сизелерлек акчалар үзара салым механизмы аша җибәрелде - 2025 елда гына да гомуми күләме 1 млн сумнан артып китткән.
Демографик вәзгыятькә, юлларны төзекләндерүгә, яктыртуга, авыл хуҗалыгына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелгән.
Халыкның акча җыюда катнашуы, 2026 елга билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру, юллар, яктырту һәм инфраструктура буенча эшләрне дәвам итү турында фикер алыштылар.
Район башлыгы Сергей Демидов җирлектә актив гражданлык позициясе саклануын, халыкның программаларда, өмәләрдә, иҗтимагый инициативаларда катнашуын билгеләп үтте.
Барлык билгеләнгән сорау һәм тәкъдимнәр эшкә алынды.