Башкарылган эшләр турындагы хисап белән җирлек башлыгы Марина Афанасьева чыгыш ясады. 2025 ел йомгаклары буенча Кыркүл авыл җирлегендә мөһим чаралар гамәлгә ашырылган. Автомобиль юлларына 1,5 км асфальт-бетон җәелгән, тагын 600 метрга вак таш түшәлгән.12 урам фонаре алыштырылган, өстәмә рәвештә тагын 2се куелган. Контейнер мәйданчыклары яңартылган һәм каты коммуналь калдыкларны җыю системасы яхшыртылган. 2025 елның ноябрендә муниципаль программа буенча җирлеккә эленмәле җиһазлы МТЗ-82.1 тракторы кайткан, ул инде кышкы юлларны карап тоту өчен кулланыла.
Депутатлар корпусының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә керткән өлеше аерым билгеләп үтелә, аерым алганда А.Г. Соловьев социаль инициативаларга сизелерлек финанс ярдәме күрсәтә.
Район башлыгы Сергей Демидов депутатларга җирлек тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
2025 ел йомгаклары буенча Кыркүл авыл җирлеге үсешенә кертемнәрнең гомуми күләме 67,3 млн сум тәшкил иткән.