Биләр авылында гражданнар җыены узды

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Анда район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

 

Җыен башланыр алдыннан гражданнарны кабул итү оештырылды. Халык район хезмәтләре җитәкчеләренә һәм белгечләренә шәхсән мөрәҗәгать итә, кызыксындырган сораулар бирә һәм тиешле аңлатмалар ала алды.

 

Очрашу барышында узган елгы эшкә йомгак ясалды һәм территорияне үстерү планнары турында фикер алышынды. Инфраструктура проектларын төзекләндерү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

— Быел Биләрдә суүткәргечне алыштыру проекты әзерләнәчәк, аны гамәлгә ашыру киләсе елга планлаштырыла. Финанслау күләме 17 млн сум тәшкил итәчәк. Шулай ук агымдагы елда юлларны ремонтлауга 50 млн сум каралган. Изге чишмәне реновацияләү дә дәвам итәчәк, - дип билгеләде Сергей Демидов.

 

Гражданнар җыеннары дәвам иттереләчәк һәм Алексеевск районының барлык авыл җирлекләрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International