Күп функцияле үзәктә социаль ярдәм чараларына гаризалар кабул итү яңадан башланды

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

2025 елның 15 декабреннән КФҮ бүлекчәләрендә гражданнардан аерым социаль ярдәм чаралары алуга гаризалар кабул итү яңадан башланды. Халык социаль контракт төзүне, «Хезмәт ветераны» исемен бирүне, шулай ук Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган таныклык бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

2026 елның гыйнварыннан пенсионерларның аерым категорияләрен ташламалы шартларда шифаханә-курортта дәвалануга юлламалар алу өчен исәпкә куюга гаризалар кабул итү оештырылачак.

Күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре буенча гаризаларны КФҮ гә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә дә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә дә бирергә мөмкин. Кирәкле документлар исемлеге һәм КФҮнең якындагы бүлегенең эш графигы турында тулырак мәгълүматны 8-843-222-06-20 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International