Алексеевск районы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен яңа ел алды бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм район башлыгы Сергей Демидов кушуы буенча оештырылды.
Бәйрәм программасы район мәдәният йорты фойесында башланды, анда балалар әти-әниләре белән әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм Яңа ел уеннарында катнаштылар.
Театраль тамаша башланыр алдыннан Алексеевск районы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Хамзина балаларны һәм аларның ата-аналарын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән җылы теләкләр җиткерде.
Аннары тамаша залында «Созвездие-Йолдызлык » театры артистлары башкаруында «Волшебный конь „Ялкын“»театраль тамашасы булды. Казан кунаклары балаларга матур һәм әкияти спектакль бүләк иттеләр, ул яшь тамашачыларда зур резонанс уятты.
Чара азагында барлык балаларга татлы яңа ел бүләкләре тапшырылды.