Бәйрәмнәр алдыннан районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында яңа ел кичәләре һәм чыршы бәйрәме уза, алар вакытында балаларга татлы бүләкләр бирелә. Балалар өчен бу һәрвакыт үзенчәлекле вакыйга — бәйрәм атмосферасы, игътибар һәм ихлас хисләр.
Быел яңа ел бүләкләрен мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук әлегә белем бирү учреждениеләренә йөрмәгән барлык балалар алачак. Мондый гаиләләр өчен адреслы илтеп бирү каралган: бүләкләрне өйгә волонтерлар тапшырачак. Барлыгы 4000 нән артык яңа ел пакеты әзерләнгән.