Яңа ел алдыннан Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов Артемьевлар гаиләсенә — махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучының әти-әнисе янына шәхсән үзе барып кайтты.
Очрашу барышында ул ихлас күңелдән теләктәшлек сүзләре җиткерде, аларга уллары истәлеген саклаганннары батыр булулары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады.
Район башлыгы гаиләгә нык сәламәтлек, рухи көч, өйдә тынычлык һәм җылылык теләде, Ватанны саклаучыларның гаиләләре турында кайгырту район өчен өстенлекле бурычларның берсе булып калуын билгеләп үтте.
«Сезнең үзегез генә түгел икәнегезне тою мөһим. Без янәшә һәм сезгә теләсә нинди ситуациядә ярдәм итәргә әзер. Геройларыбыз истәлеге һәрвакыт яшәячәк», - дип ассызыклады Сергей Демидов.
Алексеевск районында махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы нигездә эш алып барыла. Район хакимияте вәкилләре Яңа ел алдыннан гаиләләргә килеп, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйлар, рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләрен җиткерәләр, борчыган сораулары һәм кирәкле ярдәм белән кызыксыналар.
Аралашуның мондый формасы адреслы ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, гаиләләрнең язмышына игътибар, ихтирам күрсәтеп, алар белән җанлы элемтәне сакларга да мөмкинлек бирә.