Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2025 елның 18 декабрендәге 668-1/г-2025 номерлы карары нигезендә, халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 2026 елның 1 гыйнварыннан 1 куб метр өчен 8,55 сум күләмендә билгеләнде (НДСны исәпкә алып).
Вакытында түләүләрне тәэмин итү һәм бурычлар артуны булдырмас өчен 25 декабрьдән дә соңга калмыйча исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырырга һәм кулланылган газ өчен түләргә кирәк.
Бурыч барлыгын тикшерергә һәм аны оператив рәвештә онлайн-режимда сайтта түләргә мөмкин:
paygas.ru/login
Түләүнең мөмкин булган ысуллары турында мәгълүмат Җәмгыятьнең рәсми сайтында:
Компания турында / Кулланучы өчен мәгълүмат / Ничек түләргә.
Газга түләү һәм йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча йөкләмәләрне вакытында үтәү яңа елны бурычсыз башларга һәм киләчәктә финанс тотрыклылыгы өчен ышанычлы нигез булдырырга мөмкинлек бирә.