10 мең сумга кадәр калган ана капиталын Татарстанның 4 мең гаиләсе алды инде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында ана капиталының калган 10 мең сум акчасын түләү дәвам итә. Россия Социаль фондының төбәк буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасын 4 меңгә якын гаилә алган инде, гомуми суммасы 18 миллион сумнан артык.

Сертификат хуҗасына түләү алу өчен «Госуслуги» порталы аша гариза бирү яки шәхсән РСФ клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гаризаны карау срогы 12 эш көне тәшкил итә, ә акчалар күчерү алдагы 5 көн эчендә башкарыла.

«Гариза биргәндә реквизитларны дөрес күрсәтергә кирәк, - дип игътибар итәләр фондта. - Счет турыдан-туры ана капиталы сертификаты хуҗасыныкы булырга һәм исәп-хисап булырга тиеш».

Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин искә төшергәнчә, 2025 елда ана капиталының база күләме беренче балага 690 266 сум тәшкил итә һәм икенче бала туганда 912 162 сумга кадәр арта. Бу акчаларны, калдыкларын кебек үк, торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә яки законда каралган башка максатларга юнәлтергә мөмкин.

Ярдәм чаралары турында тулы мәгълүматны РСФ рәсми сайтында, аның социаль челтәрләрендә яки Бердәм контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин: 8 800 100 0001 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International