Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары калдыклар белән эш итү, су биологик ресурсларын табу, хайваннар дөньясын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешенә кагылды.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде, тикшерү чаралары оештырылды.
Моннан тыш, җирле үзидарә органы вәкилләре белән берлектә биологик чистарту корылмаларына күчмә тикшерү үткәрелде. Алар Татарстан Республикасының Алексеевск бистәсендә «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында төзелгән.