Тере ныклык үрнәге

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

8 декабрьдә Балахчино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Ольга  Никитьевна Сидорова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Хәмзина, социаль яклау бүлеге башлыгы Марина Солдатова һәм Бутлеровка авыл җирлеге башлыгы Ирина Хушанова килгән иде.

Ольга  Никитьевнага Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның шәхси котлавы, бүләк, азык-төлек җыелмасы һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовның котлау открыткасы тапшырылды. Бу игътибар билгеләре-сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән буынның авыр язмышына хөрмәт күрсәтү.

Ольга  Никитьевна – Балахчино авылында туып үскән,яши. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 11 яшь булган. Балачак бер мизгелдә бетә. Уен  һәм уку урынына-кырда авыр хезмәт. Фронтка ярдәм итү, җиңүне якынайту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән печән чапкан, кырда чәчкән. Аның хезмәте, миллионнарча шундый ук яшүсмерләр хезмәте кебек үк, гомум эшнең алыштыргысыз бер өлешенә әверелгән.

Сугыштан соң тормыш әкренләп җайга салынган. Ольга  Никитьевна Сидоров Николай Ивановичка кияүгә чыккан. Ирле-хатынлы бергә Чистайда елга пароходчылыгында эшләгәннәр. Аннары туган якларына кайтканнар. Ольга Никитьевна озак еллар «Родина» колхозында намуслы хезмәт иткән: башта сыер савучы, аннары бозау караучы. Аның хезмәте  «Хезмәт ветераны»дигән мактаулы исем белән данлана. Колхоз фермасыннан лаеклы ялга киткән.

Ирле-хатынлы Сидоровлар ике ул үстергәннәр. Бүген Ольга  Никитьевна – Бәхетле әби һәм ак әби. Аның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар, алар аны кайгыртып ,карап тәрбияләп яшиләр. Аларда-аның тормышының дәвамы, сыгылмас холкы һәм зирәклеге.

Ольга  Никитьевнаны котлап, хакимият вәкилләре чын күңелдән аңа нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен теләделәр. Аның тормышы-ныклык, туган җирне ярату һәм гаиләгә чиксез тугрылык үрнәге ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International