Кыргый хайваннар район юлларына чыга

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Алексеевск районында соңгы көннәрдә кыргый хайваннарны бәрдерүнең берничә очрагы теркәлгән.

Әйтик, моннан бер атна элек Алексеевск-Высокий Колок автоюлында машина йөртүче берьюлы өч Кабан бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хайваннар да, машина йөртүче үзе дә зыян күргән-ир-атны хастаханәгә китергәннәр.

Ике көн элек пошига бәрелү теркәлгән иде.

Алексеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Руслан Шакиров, көз җитү белән мондый хәлләр ешрак була, дип билгеләде:

"Хәзер иртә караңгы төшә, һава торышы үзгәрә, юлларда күрү мөмкинлеге кими. Машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булуларын, юл шартларын исәпкә алуларын һәм хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайлауларын сорыйм», — дип ассызыклады ул.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлда кыргый хайваннар күренгәндә тизлекне киметергә һәм, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгармас өчен, кискен маневрлар ясамаска кирәклеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International