Россия почтасы быел Татарстанда 15 авыл бүлекчәсен модернизацияли

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

2025 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының тагын 15 авыл пунктларында почта бүлекчәсе модернизацияләнәчәк. Алар Актаныш, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чирмешән районнарында урнашкан. Россия почтасы 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм «Бердәм Россия»партиясе ярдәме белән авыл бүлекчәләрен модернизацияли башлады
 

Почта бүлекчәләрендә эчке бүлмә һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылачак, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системасы, шулай ук климат контроле һәм җилләтү өчен җиһаз урнаштырылачак. Барлык модернизацияләнгән бүлекләрдә яңа җиһаз һәм заманча техника булачак.

Модернизация вакытында Почта киртәсез мохитне үстерүгә аерым игътибар бирә. Моның өчен бүлекләрнең керү төркемнәрен тоткалы пандуслар һәм персоналны чакыру төймәсе белән җиһазландыралар, ишек уемнарын киңәйтәләр.

 

«Яңартылган бүлекләр клиентларга почта һәм финанс хезмәтләре генә күрсәтмәячәк. Модернизациядән соң авыл халкы анда дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын раслый яки торгыза һәм сәламәтлек күрсәткечләрен мөстәкыйль тикшерә алачак: кан басымын, канда кислород дәрәҗәсен һәм тән температурасын үлчи алачак», — дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

Модернизация программасы буенча Татарстанда 73 авыл почта бүлекчәсе ремонтланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International