70 яшен ветеран, отставкадагы милиция майоры Виктор Ульянов билгеләп үтте.
Виктор Ульянов чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң хокук тәртибе органнарына эшкә кергән. Алексеевск РЭБдә милициянең участок инспекторы булып эшләгән. 6 торак пунктка хезмәт күрсәткән. Шулай ук бүлекнең алмашынып торучы дежурные булган. 1980 елда Олимпиада вакытында Мәскәү шәһәрендә җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан.
«Дежур бүлегенә ,Виктор участогындагы авылның берсендә җинаять булуы турында хәбәр килгән. Оператив төркем кичекмәстән җинаять урынына чыккан. Бу вакытта Виктор җинаятьчене билгеләргә, тотарга, хәтта аны мөстәкыйль рәвештә кулга алырга да өлгергән», - дип искә ала Виктор Ульяновның элеккеге хезмәттәшләре.
Виктор Андреевич «РФ Эчке эшләр министрлыгының намуслы хезмәте өчен 3,2,1 дәрәҗә» медальләре,«Милиция отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
25 ел хезмәт итеп, 1999 елда сәламәтлеге буенча ,милиция майоры дәрәҗәсендә отставкага чыккан. Пенсиягә чыккач, мәдәни чараларда актив катнашкан, яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнгән.
Истәлекле юбилеенда отставкадагы милиция майоры Виктор Ульянов туганнары һәм якыннарыннан гына түгел, элеккеге хезмәттәшләреннән дә котлау кабул итте. Әлеге котлауларга Эчке эшләр министрлыгының ветераннар Советы рәисе Рәфис Шиһапов та кушылды. Ул юбилярга бүләк тапшырды һәм аңа ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек, күтәренке рух теләде.
«Виктор Андреевичны бары тик уңай яктан гына беләм, - дип сөйли Рәфис Шиһапов. - Үз участогында ачылмаган җинаятьләре булмады. Җитәкчелектә генә түгел, халыкта да зур абруй казанды. Кешеләр аны юкка гына хөрмәт белән «безнең Анискин»дип атамаганнардыр.