Алексеевскида Ахтырка елгасында йөрер өчен яңа урын барлыкка килде. Яр буенда 750 метр озынлыктагы променад ясаганнар: брусчатка җәеп, эскәмияләр урнаштырганнар, яктырткычлар өстәгәннәр. Хәзер бездә гаилә белән вакыт үткәрергә, дуслар белән очрашырга яки табигать белән ләззәтләнергә мөмкин булган тагын бер уңайлы локация бар.
Барысы да экологик эшләрдән башланды. Былтыр биредә үзәннәрне җайга салу чараларының беренче этабы үткәрелгән иде: ярларны чистарту һәм ныгыту, яр буйларын төзекләндерү. Проектны финанслау 46,8 млн сум тәшкил иткән. Бу эшләр «Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды һәм «Экологик иминлек»илкүләм проектының төп бурычлары исәбенә керә.
Бүген без нәтиҗә күрәбез — территория үзгәрде һәм кешеләр өчен уңайлы булды.