«Район башлыгы белән ,район буйлап йөргәндә, начар юллар эзләдек. Тапмадык!»: Алексеевск районына эш визиты белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

«Район башлыгы белән, район буйлап йөргәндә, начар юллар эзләдек. Тапмадык!»:  Алексеевск районына эш визиты белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде.

Алексеевскида подряд юл төзелеше оешмалары катнашында 2025-2027 елларга юл эшләре программасына кертелгән чараларның барышы, шулай ук 2026-2028 елларга перспективалар турында фикер алыштылар. Шулай ук район торак пунктларының урам-юл челтәре торышы, авыл эчендәге юлларга вак таш җәю мәсьәсе каралды. Күпер кичүләре һәм бетон юллар төзү перспективалары турында фикер алыштылар.

Соңгы елда гына да Алексеевск районында 35,2 км юл ремонтланган. Шулардан 16 км – төбәк әһәмиятендәге, 19 км – җирле әһәмияттәге, гомуми суммасы 1 млрд. сумнан артык.

«Юл төзелеше тармагы-һәрвакыт иң мөһим тармак. Һәм ул чиктән тыш социаль юнәлешле. Бүген Татарстанда үзәк юлы асфальтланмаган авыллар калмады. Ә Татарстандагы юллар-безнең төбәкнең визит карточкасы»,  - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Демидов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International