Россия почтасы сугыш елларында Казанның хезмәт батырлыгы хөрмәтенә марканы әйләнешкә чыгарды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Россия почтасы сугыш елларында Казанның хезмәт батырлыгы хөрмәтенә марканы әйләнешкә чыгарды

Россия почтасы Казанның — «Хезмәт батырлыгы шәһәренә» багышлап яңа марка чыгарды. Нәфис почта миниатюрасы «Тарих» сериясен дәвам итте.

Почта маркасында Казанның Җиңү Паркындагы  Мемориаль комплекс территориясендә урнашкан скульптор Мәхмүт Гасыймовның тыл хезмәтчәннәре һәйкәле сурәтләнгән. Марканың гомуми тиражы 16 000 данә, аның номиналы — 60 сум. Почта түләүенең дәүләт билгесен почтаның бүлендек компаниясе «Марка» АҖ чыгарган.

Бүген Казан Кремлендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында марканы күрсәтү тантанасы булды. Моның өчен Россия Почтасы истәлекле сурәт белән конверт һәм махсус почта штемпеле чыгарды, ул нибары бер көн генә эшли. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов катнашты.

27 август-хезмәт батырлыгы шәһәрләренә багышланган алты почта маркасы почта әйләнешенә чыга. Казаннан тыш, почта миниатюраларын шулай ук Магнитогорск, Пенза, Пермь, Томск һәм Төмәнгә багышладылар.

«Почта Бөек Ватан сугышы елларында фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары истәлеген саклау буенча зур эш башкара. Быел без Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез, шул исәптән Казанның бу тарихи вакыйгага керткән өлешенә багышланган почта маркасы чыгару белән дә безнең күбебез истә калачак»,-дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

«Казан — Хезмәт батырлыгы шәһәре» почта маркасын Казанның үзәк почта бүлекчәсендә Кремль ур., 8 йорт адресы буенча алырга мөмкин. Бүген 21:00 гә кадәр теләгән һәркем шулай ук махсус штемпель тамгасын куя ала. Исегезгә төшерәбез, махсус почта эзе барлыкка килгән конвертлар һәм маркалар филателистларның горурлыгы була. Почта продукциясенең мондый нөсхәләре музейларга һәм шәхси коллекцияләргә эләгә.

 

 

"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International