Бердәм тавыш бирү көненә бер айдан да азрак вакыт калды🗳
2025 елның 14 сентябрендә узачак сайлаулар турында нәрсә белергә кирәк, шуны сөйлибез.
🔵Бу көнне Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.
🔵ТР Рәисе сайлауларында 4 кандидат теркәлгән: Рөстәм Миңнеханов («Единая Россия»), Виталий Смирнов («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ).
🔵Муниципаль сайлауларга 7531 мандатка дәгъва итүче 11424 кандидат тәкъдим ителгән.
🔵«Мобиль сайлаучы» сервисы эшли башлады - ул якындагы уңайлы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирә. 10 сентябрьгә кадәр гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша, КФҮ офисларында һәм территориаль сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин. 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр-УСК дә.
🔵 Барлык борчыган сорауларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «кайнар линия» телефоны буенча бирергә була: 8 (843) 292-84-33 яки 8-800-200-00-20.
Безнең постларны күзәтегез