Хөрмәтле эшмәкәрләр, «Алексеевск» сәнәгать паркы районның төп җитештерү мәйданчыгы буларак актив үсештә.
Территориядә сәнәгатьнең төрле тармакларыннан 13 резидент урнашкан.
Хәзерге вакытта сәнәгать паркында гомуми мәйданы 2,4 га булган өч буш җир кишәрлеге бар, аларның рельефы тигез, килү юлы асфальтланган,газ белән тәэмин итүгә һәм электр челтәренә тоташтыру мөмкинлеге бар, ягъни җитештерүне оператив эшләтеп җибәрү өчен барлык кирәкле әйберләр бар.
Хезмәттәшлеккә чакырабыз.
Элемтә өчен телефон: 8 (987) 212-66-24