Алексеевскига инвестиция керт: "Татмаш" заводында яңа продукция җитештерүгә керештеләр

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

"Татмаш" заводында яңа продукция җитештерүгә керештеләр.
 Бу ком-тоз катнашмасын әзерләү өчен күчмә җайланма – ПСС-150. 
Өч бункерлы комплекс заказ бирүчегә юл тотты инде һәм кышын юлларга нәтиҗәле хезмәт күрсәтергә ярдәм итәчәк. Шундый бер җайланманың җитештерүчәнлеге сәгатенә 400 тоннага кадәр җитәргә мөмкин.

Предприятие инде киләсе җайланмага заявка алган - бу продукциягә ихтыяҗ булуын раслый. "Татмаш" коллективына район үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам ки, завод үз потенциалын үстерүне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International