Алексеевск районында - яңа инвестиция проекты
Фермер Азат Усманов Базяково авылында сарымсакны тирәнтен эшкәртү цехы ача. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен муниципалитет элеккеге балалар бакчасының буш бинасын ташламалы бәядән эшмәкәр милкенә тапшырган.
Бу заманча предприятие азык — төлек сәнәгате өчен сыйфатлы продукция-киптерелгән сарымсак һәм сарымсак порошогы җитештерәчәк. Үз чималы инде 2 гектарда үстерелә, ә көзгә мәйданны 10 гектарга җиткерәчәкләр.