Алексеевскига инвестиция керт: Зирекледә яңа ферма ачылды

2025 елның 25 июле, җомга

Зирекле авылында яңа сарык фермасы эшли башлады. Аңа «Агростартап»программасы кысаларында 3 миллион сумлык грант откан 26 яшьлек Илназ Зиннәтуллин нигез салган. Узган елның ноябрендә ул ана сарыклар сатып алган, ә инде быел май аенда беренче сәламәт бәрәннәрне алган.

Грант акчасына Илназ сарыклар сатып алган, терлекләрне карау өчен уңайлы шартлар тудырган, заманча җиһаз һәм техника сатып алган.
Илназ үз эшкәртү эшен ачарга ниятли.
Молодец  шулай тотарга 🤝 👍 

Әлеге проект дәүләт программаларының нәтиҗәлелеген ачык күрсәтә, алар эшмәкәргә үз бизнесын аграр секторда башлап җибәрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International