Яңа уку елы алдыннан районда «Мәктәпкә хәстәрләнергә ярдәм ит» акциясе старт алды. Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Кузюров Р.А., Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Ф. В. һәм район Советы депутаты Кәбиров Р. Р. беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырды.
МХО да катнашучыларның беренче сыйныфка баручы балаларына аерым игътибар бирелде-бүген 11 бала үзләренә бүләк һәм фатиха алды. Акция барлыгы 400ләп баланы үз эченә алачак.
Яңа уку елында районның 23 мәктәбендә парта артына 2803 укучы утырачак, алар арасында 204 беренче сыйныф укучысы. Барлык укучыларга укуда уңышлар, яңа белемнәр һәм яхшы дуслар телим!