«Дрончы» бул: Татарстанда ПОА буенча белгечләр җыю озайтылды

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

«Дрончы» бул: Татарстанда ПОА буенча белгечләр җыю озайтылды

Август ахырына кадәр Татарстанда пилотсыз очу аппаратлары буенча белгечләр өчен контракт буенча хәрби хезмәткә алуны озайттылар. Бу профессиональ «дрончы» булу һәм берьюлы ,бер тапкыр бирелә торган 3,1 миллион сум алу мөмкинлеге. Җыю ерак һәм якын арага хәрәкәт, шулай ук коптер тибындагы ПОА һәм FPV-дрон белән идарә итү бүлекләренә бара. Яңа килүчеләр «Ланцет», «Орлан», «Элерон», «Герань»кебек заманча дроннар белән эшләячәк. «Дрончы» булырга теләүчегә башта уку тәкъдим итәчәкләр-моның өчен махсус укыту төркемнәре формалаштырылган. Төрле аппаратлар белән идарә итүнең үз үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, FPV-дроннар өчен вестибуляр аппарат кулланырга кирәк — алар белән виртуаль чынбарлык күзлекләрендә генә идарә итәргә мөмкин. Пилотсыз очкычлар белән идарә итүне үзләштерергә һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрне август ахырына кадәр көтәләр, чөнки җыю чикләнгән — барлыгы 50 кешегә кадәр.

Алексеевск хәрби комиссариатына тел. 25362 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International