Мах мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисны дәүләт учреждениесенә бармыйча дистанцион рәвештә алырга мөмкин
Мәсәлән:
- счетчик күрсәткеч тапшырырга;
- салым һәм дәүләт пошлинасы түләргә;
- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәте өчен түләргә;
- балалар бакчасы өчен түләргә;
- ГАИ штрафын тикшерергә һәм түләргә;
- табибка язылырга.
Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.