Бүген төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
Республиканың куәтле төзелеш комплексы күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Бу социаль өлкә объектларын үстерү, спорт корылмалары төзү һәм башкалар. Безнең районда 21 республика программасы гамәлгә ашырыла.
Төзүчеләр эшенең мөһимлеген республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов берничә тапкыр ассызыклады: төзелеш сезоны кызган вакытта бүген шәһәрләребезне яхшырак һәм уңайлырак итү өчен объектларда меңләгән кеше эшли!
Шуңа күрә безнең республика Россиядә төзелеш буенча алдынгы урында тора.
Хөрмәтле ветераннар һәм тармак хезмәткәрләре, сезне бәйрәм белән котлыйм һәм барлык планнарыбызның тормышка ашуын һәм халкыбыз файдасына эштә уңыш телим!