Алексеевск районында гражданнарны урынга чыгып кабул итү узачак
12 августта Алексеевск районы хакимияте бинасында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов гражданнарны кабул итәчәк.
Халык Дәүләт комитеты компетенциясенә кагылышлы сорау белән шәхсән мөрәҗәгать итә һәм квалификацияле консультация ала алачак. Кабул итү халыкның актуаль проблемаларын оператив хәл итүгә юнәлдерелгән.
Очрашу 09:00 дән 10: 00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Алексеевск ш.т. п, Советская мәйданы, 3 йорт.
Язылу өчен телефон: 23900.