Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 752 баланың ата-анасы ай саен ана капиталы акчасыннан түләү ала. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчергән.
Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан икеләтә кимрәк булган гаиләгә айлык түләү билгеләнә. Татарстанда бу-бер кешегә аена 30 146 сум, эш белән тәэмин итүгә яки ата-ананың мөлкәтенә өстәмә таләп кертелми. Айлык түләү күләме гариза биргән вакытта яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2025 елда республика халкы өчен бу — 12 741 сум.
«2025 елның июненнән балалы гаиләгә ярдәм чараларына кагылышлы үзгәреш үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы акчаларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкырга кыскартылган һәм документны кабул иткәннән соң 5 эш көненнән дә артык вакытны алмый», — дип аңлатты РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр айлык түләү алу турында гариза бала туганнансоң алты айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Калган очракларда ул мөрәҗәгать ителгән айдан билгеләнә.
Айлык түләү алу өчен ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, КФҮ тә һәм шәхсән Татарстан буенча РСФ бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Документ тапшырырга кирәкми, фонд белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында барлык кирәкле белешмәне мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.
Ярдәм чарасы 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне алуга кабат гариза ул билгеләнгән чорның соңгы аенда бирелергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балалар өчен ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү алдагы айда башкарыла һәм Татарстан Республикасында бердәм датада — һәр айның 5 нче числосында түләнә. Әгәр бу сан ял яки бәйрәм көненә туры килә икән, түләү алдагы көнне башкарыла.
Ана капиталы чаралары белән эш итү турында өстәмә консультацияне РСФ контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин.