Юнармеец патриотик клубы тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы чорындагы сугышны хәрби-тарихи реконструкцияләүдә катнашты
Катнашучылар елганы кичү һәм Совет Армиясенең немец гаскәрләре белән бәрелешү күренешен күрсәтте. Реконструкциядә республикабызның хәрби-патриотик клубларыннан 30лап кеше катнашты.
Чара "Биляр. Истоки" матур паркында , Биләр елгасы буенда узды,ул Ватанны саклаучы елына һәм авыл көненә багышланган иде. Мактаулы тамашачы булып Россия Герое, Биләрдә туып үскән Рәсим Баксиков танылды.
Мондый чара яшьләрдә тарихны өйрәнүгә кызыксыну уята, патриотизм хисен үстерә һәм Совет халкының батырлыгына хөрмәт тәрбияли,— дип билгеләп үтте "Юнармеец" ЯК директоры Андрей Анатольевич Чугуров.