Уяу булыгыз

2025 елның 25 июле, җомга

«Сетевая компания» кисәтә: ⚠️ документларның күчермәләрен җибәрүне, шәхси мәгълүматны, кодны яки серсүзне әйтүне сораган ят кешеләр белән телефон аша аралашмагыз. «Сетевая компания» яки подряд оешмасы хезмәткәре телефоннан аралашканда бернинди шәхси мәгълүмат сорамый.

Ышанучан гражданны электр белән тәэмин итүгә бәйле алдау схемасы болайрак: телефон номерына шалтыратып, мошенник үзен «Сетевая компания» АҖ хезмәткәре дип таныштыралар һәм электр энергиясен исәпкә алу приборын алыштыру яки тикшерү эшен алып бару хакында хәбәр итә. Бу эшләрне башкару яки чиратны тизләтү өчен кулланучыдан паспорт күчермәсен җибәрергә, СНИЛС номерын әйтергә яки телефонга киләчәк СМС кодын әйтергә сорый. Бу мәгълүмат ярдәмендә алар сезнең профильгә «Дәүләт хезмәтләре» яки башка ресурсларда керергә һәм сезнең шәхси мәгълүматларга законсыз керү мөмкинлеген алырга мөмкин.

Телефон мошеннигының корбаны булмас өчен сак булыгыз. Сөйләшүне өзегез, киләчәк гамәлдә файдалы киңәш һәм ярдәм алу өчен якыныгызга шалтыратыгыз. Шулай ук, тулы мәгълүматны белү өчен, «Сетевая компания» АҖ Контакт-үзәге номерын җыегыз 8 8-800-2000-878.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International