14 сентябрьдә Татарстанда республика башлыгын сайлау узачак
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидат буларак теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Без сайлау кампаниясенең икенче этабына – кандидатларны теркәүгә кердек. Кампаниядә катнашучыларның барысының да шарты бертигез: алар тиешле документларны тапшыралар, тикшерү уза, муниципаль фильтр процедурасы кысаларында имза җыялар. Аларның һәрберсе буенча закон тарафыннан билгеләнгән вакытта карар кабул ителәчәк», - дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Сәяси партияләр тарафыннан дүрт кандидат күрсәтелде: Рөстәм Миңнеханов («Единая Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»).