Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Рөстәм Миңнехановны Рус Православие Чиркәвенең 1 дәрәҗә «Славы и Чести» ордены белән бүләкләде
Ул дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә чиркәүара һәм динара хезмәттәшлеккә, халыклар арасында тынычлыкны һәм дуслыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен тапшырыла.
«Бу бүләк миңа төгәл миңа гына түгел. Бу безнең республикага бүләк», - диде ТР Рәисе җавап чыгышында һәм православие динендәгеләрне Казан Мәрьям Ана иконасын табу көне белән котлады.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәве Предстоятеленең 2023 елда Казанда узган «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашуын искә төшерде. Ул вакытта изге Патриарх үз чыгышында «нәкъ менә православие христианлыгының ислам белән үзара хезмәттәшлеге чыннан да кешелек цивилизациясенең исән калуы өчен көрәшнең бу уртак фронтын булдыруны тәэмин итә ала», диде.