Районга акча керт!

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Безнең районда яңа инвестиция проекты гамәлгә ашырыла - фермер Азат Усманов Базяково авылында сарымсакны тирәнтен эшкәртү цехын ачты

Проектны гамәлгә ашыру өчен муниципалитет элеккеге балалар бакчасының буш бинасын ташламалы бәядән эшмәкәр милкенә тапшырган.

Предприятиедә киптерелгән сарымсак һәм сарымсак порошогы җитештерү планлаштырыла. Үз чималы инде 2 гектарда үстерелә, ә көзгә мәйданны 10 гектарга җиткерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International