"Татмаш" заводында яңа продукция чыгаруга керештеләр

2025 елның 15 июле, сишәмбе

"Татмаш" заводында яңа продукция чыгаруга керештеләр.
 Бу ком-тоз катнашмасын әзерләү өчен күчмә җайланма – ПСС-150. 
Өч бункерлы комплекс заказ бирүчегә юл тотты инде һәм кышын юлларга нәтиҗәле хезмәт күрсәтергә ярдәм итәчәк. Шундый бер җайланманың җитештерүчәнлеге 400 тоннага кадәр җитәргә мөмкин.

Предприятие инде киләсе җайланмага заявка алган - бу продукциягә ихтыяҗ булуын раслый. "Татмаш" коллективына район үсешенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам ки, завод үз потенциалын үстерүне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International