Яшьләр үзәге «Геройның әнисе һәм хатыны»патриотик фотопроектын дәвам итә

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Яшьләр үзәге онлайн-форматта «Геройның әнисе һәм хатыны» патриотик фотопроектын дәвам итә!

Ирем Әхәтов Илгиз Фәиз улы 1984 елның 22 октябрендә туган.

Свердловск өлкәсендә 433 ОУЦ мотоукчы гаскәрләрендә хәрби хезмәт узганнан соң,2004 елда ул үзенең беренче контрактын төзеде һәм шуннан бирле Ватанга бурычын үти, тугры сакчы булып кала.

2022 елда махсус хәрби операция башлану белән Илгиз беренче көннәрдән үк хәрби хәрәкәтләрдә катнаша һәм офицер исемен ала. 
2023 елның 14 сентябрендә хәрби биремне үтәгәндә ул җитди җәрәхәтләр ала – пешүләр һәм аягын ампутацияләү. Госпитальдә озак дәваланганнан соң, ул туган частена әйләнеп кайта һәм хәзер гвардия өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә ПОА штурм хезмәте башлыгы вазифасын башкара. Еш кына МХОга командировкада була, иптәшләренә ярдәм итә, алгы сызыктагы сугышчылар белән белем һәм тәҗрибә уртаклаша.  

Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ул күп санлы орден һәм медальләр белән бүләкләнде, шулар арасында:  
 -Батырлык ордены (ВСУның Запорожье юнәлешендәге контрһөҗүме өчен, Работино т. п.)  
- Жуков медале  
- Сугышчан батырлыклары өчен медале  
 -Хәрби батырлык өчен медаль  
 -Хәрби хезмәттәге отличие өчен медаль  
- Махсус Хәрби Операциядә катнашучы медале  
-  Гайрәтлелек һәм батырлык медале (А. И. Бастрыкиннан)  
- Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча махсус операциядә катнашкан өчен Медаль  

Шулай ук ул элегрәк (махсус хәрби операциягә кадәр)бүләкләнгән булган:  
 -Элемтә гаскәре медале  
- Сугышчан батырлык өчен медале  
- Төньяк Кавказдагы хезмәте өчен медаль  
 -Кавказдагы террорчылыкка каршы операциядә катнашучыга медаль  
- Ермолов медале  
 -Аерымлык өчен тәре  
- Кавказдагы хезмәте өчен тәре  

Илгиз-батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылыкның чын үрнәге👏

Герой Хатыны: Ахатова Анна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International