Татарстан башкаласында «Батырлар. Герои Татарстана»-МХО ветераннары һәм катнашучылары өчен кадрлар проекты программасына нәтиҗә ясадылар

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Татарстан башкаласында «Батырлар. Герои Татарстана»-МХО ветераннары һәм  катнашучылары өчен кадрлар проекты программасына нәтиҗә ясадылар

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов программага кертелгән һәм сайлап алуда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар белән очрашты. Республика программасында катнашу өчен барлыгы 1600дән артык татарстанлы гариза биргән.

Республика башлыгы МХО сугышчыларының белеме һәм тәҗрибәләре, иптәшләренә ярдәм итәргә һәм Ватанны сакларга әзер булуы куелган бурычны үтәргә мөмкинлек бирәчәген ассызыклады.«Безнең бурыч-хәрбиләрнең,МХО ветераннарының гаиләләрен яклау, төрле яклап ярдәм күрсәтү. Моны барыннан да бигрәк сез аңлыйсыз. Шуңа күрә безнең командада тиешле тәҗрибәле кешеләр булу бик мөһим. Без сезнең белән горурланабыз!», – диде ТР Рәисе.

Исегезгә төшерәбез, бу ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы. Программа ветераннарга һәм МХОда катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль идарә системасында перспективалы җитәкчеләр командасының бер өлеше булырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International