Ана капиталы акчасын, әгәр ана капиталына хокук биргән балага өч яшь тулса, югары уку йортында яки урта махсус уку йортында уку өчен файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта ата-ана ана капиталы белән гаиләдәге теләсә кайсы баланың укуын түли ала.
Иң мөһиме, белем ала башлаганда укучының яше 25 яшьтән артмаска тиеш; уку оешмасы Россия Федерациясе территориясендә урнашырга, шулай ук белем бирү хезмәтләрен күрсәтүгә дәүләт лицензиясе булырга тиеш.
Гаилә ана капиталы акчасын түләүле хезмәт күрсәтү турында килешү бирмичә генә баланың белем алуына юнәлтә ала, Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге әлеге мәгълүматны турыдан-туры мәгариф оешмасыннан ала.
Гаризаны дәүләт хезмәтләрендә онлайн, шулай ук яшәү урынына бәйсез рәвештә РСФ яки КФҮ территориаль органында язма рәвештә бирергә мөмкин.
Әгәр студент бюджетка күчерелгән яки югары уку йортыннан чыгарылган икән, ата-аналарга РСФ на ана капиталы акчасы исәбеннән түләүдән баш тарту турында,сәбәбен күрсәтеп, гариза бирергә һәм бюджетка күчерү яки чыгару турында белешмә бирергә кирәк.